Юлия Александровна Шейконың йөз еллык юбилее

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Югары Осланда хезмәт ветераны һәм чит телләр укытучысы Юлия Александровна Шейконың йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлауларны аңа муниципалитет башлыгы Евгений Варакин тапшырды. 

Тантаналы очрашу юбилярның тормыш юлы өчен ихтирам һәм рәхмәт хисләре рухында узды. Евгений Варакин Татарстан Республикасы рәисеннән котлау телеграммасын укыды, шулай ук Юлия Александровнага чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Юлия Александровна 1925 елда Полтава өлкәсендә туа. Аның яшьлеге Бөек Ватан сугышының катлаулы елларына туры килә, сугышның башында ук ул әнисе һәм апалары белән Кавказга эвакуацияләнә, анда совхозда эшли, фронтка ярдәм итә.

Сугыштан соң Юлия Александровна педагог юлын сайлый һәм чит телләр укытучысы була. Күпьеллык хезмәте өчен ул күп кенә бүләкләргә лаек була һәм «хезмәт ветераны»дигән мактаулы исем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International