Ул үз сайлавын Иннополис шәһәрендә урнашкан 1259 нчы сайлау участогында ясаган.
Евгений Варакин район һәм республика халкына мөрәҗәгатендә сайлауларда катнашуның мөһимлеген ассызыклады: Мин район һәм республика халкын бүген сайлауларга килергә чакырам. Татарстан-Россия Федерациясенең терәк төбәге, без алга барабыз, һәм тормышыбыз тагын да яхшырсын өчен, һәркайсыбыз үзенең дөрес сайлавын ясарга тиеш».
Исегезгә төшерәбез, Бердәм тавыш бирү көне бүген бөтен Татарстан территориясендә уза. Республика халкы Татарстанның яңа рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлый. Сайлау участоклары 20:00 гә кадәр ачык булачак.