СВО НЫҢ дүрт катнашучысы Югары Ослан муниципаль районына депутат булып сайланды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт кеше Югары Ослан районында депутат мандатларын 14 сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәсендә алды. Аларның һәркайсы Донбассны азат итүгә зур өлеш кертте, фронтта батырлык һәм фидакарьлек күрсәтте, моның өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Дмитрий Григорьев һәм Александр Быков Югары Ослан авыл җирлеге Советы депутатлары булдылар. Владимир Дюсеев Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге Советы депутаты мандатын алды, Сакен Айтҗанов Иннополис шәһәре Советында халык мәнфәгатьләрен яклаячак.

Сайлаулар Югары Ослан районында халыкның активлыгы белән үтте. Барлыгы 20 авыл җирлегендә 155 депутат сайланды, алар җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International