Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авыл җирлегендә 55 ел бергә гомер иткән Хәбибуллиннарны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды!
Ягофар Газиз улы белән Саимә Гыйниетовна мәхәббәткә, үзара аңлашуга һәм ихтирамга нигезләнгән ныклы гаиләнең якты үрнәге булдылар.
Бәйрәмдә юбилярларга район башлыгыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның мәхәббәте һәм бәхете барыбыз өчен дә үрнәк булсын!