«ГТО белән 1 класска»республика онлайн акциясе

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

«ГТО белән 1 класска»республика онлайн акциясе
Акциядә катнашучылар: 1 класс укучылары (6-7 яшь, I баскыч)
Үткәрү сроклары һәм урыны:
Муниципаль этап: 2025 елның 1 сентябреннән 14 сентябренә кадәр
Республика этабы: 2025 елның 15 сентябреннән 21 сентябренә кадәр.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2025 елның 22 сентябрендә 14.00 сәгатьтә
Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла
Акцияне үткәрү шартлары:
Муниципаль этап Татарстан Республикасы муниципаль районнарында уза, аның нәтиҗәләре буенча районнарда җиңүчеләр билгеләнә.
Һәр районнан берәр иң яхшы видеоролик 2025 елның 14 сентябренә кадәр (шул исәптән) Конкурсның Оештыру комитетына электрон почтага җибәрелә 116gto@mail.ru районның исемен, ФИО, УИН һәм туган көнен күрсәтеп.
Барлык видеороликлар 2025 елның 15 сентябрендә райондагы ВКонтакте социаль челтәрендәге ГТО рәсми битенә урнаштырыла.
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик карала.

 

Видеороликларга таләпләр:
- катнашучыны-ГТО комплексының 3 сынавын башкаручы 6-7 яшьлек (I баскыч) баланы төшереп калдырырга кирәк:
• гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү (пресс) - 15 тапкыр (малайлар), 14 тапкыр (кызлар)
• 30 метрга йөгерү
• урыннан озынлыкка ике аяк белән сикерү
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта бары тик 1 катнашучы гына катнаша ала;
 оригинальлек;
 дәвамлылыгы 2 минуттан артмый.
ГТО нормативларын үтәүче конкурсантны видеога төшерү «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын оештыру һәм үтәү буенча Методик тәкъдимнәр нигезендә башкарыла.

 

Конкурска йомгак ясау шартлары:
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик карала.
Иң яхшы өч видеоролик судьялар коллегиясенең оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм «ГТО»ВФСК сувенир продукциясе алачак.
Роликларны электрон почтага җибәрергә: omst_vuslon@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International