Татарстан Республикасы муниципаль контролерларының "түгәрәк өстәле"

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

24 нче сентябрьдә Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Татарстан Республикасы контроль - хисап органнары советының күчмә утырышында катнашты. Чара ТР Хисап палатасы тарафыннан Әлмәт шәһәрендә оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов ТР КСО советының күчмә киңәшмәсен ачты. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Әлмәт шәһәре башлыгы Гүзәл Хәбетдинова да сәламләде. 

Аннары аудитор һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының бүлек башлыклары тышкы финанс контроле органнарының цифрлаштыруны үстерү тенденцияләре һәм перспективалары,палаталарның бюджет турындагы проектларга экспертиза үткәрү вәкаләтләре һәм аның фактта үтәлеше турында докладлар белән чыгыш ясадылар.Киңәшмәдә катнашучылар эксперт-аналитика, конроль эшчәнлегенең актуаль темалары буенча актив сораулар бирделәр һәм үзләренең гамәли эшләнмәләре белән уртаклаштылар. Утырыш ябылганнан соң шәһәр кунаклары өчен экскурсия оештырылды һәм «Алмет»иҗтимагый үзәгендә булды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International