24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Профсоюзлар көнендә, Югары Ослан районының беренчел профсоюз оешмалары район үзәгенең базар мәйданында хәйрия ярминкәсе үткәрделәр.
Әлеге акцияне уздыру инициативасын район профсоюзлары оешмаларының координация советы тәкъдим итте, чараны уздыруда профсоюзның яшьләр советы әгъзалары ярдәм күрсәтте.
Иртә таңнан ук яшелчә, җиләк-җимеш , өй эшләнмәләре һәм кул эшләнмәләре белән сәүдә оештырылды. Барлык продукция Югары Ослан районы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, муниципаль идарә һәм җәмәгать хезмәте оешмалары профсоюзы әгъзалары көче белән җыелган иде. Ярминкәгә килүчеләрне тәм-том белән чәй белән сыйладылар, ә бәйрәм кәефе музыкаль озата бару аркасында тудырылды.
Профсоюз активы чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә!
Җыелган акчалар якташларыбызга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди байлыклар алу өчен җибәрелде.