Бүген Чехов урамында Югары Ослан авыл җирлегенең төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча административ комиссия рейды булды.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу»ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарту турында кисәтүләр тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе барлык район халкын, дача хуҗаларын үз йортлары янындагы территорияне тиешенчә хәлгә китерергә чакыра, шулай ук авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән очракта гражданнарга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр административ штраф салу турында кисәтә.
Сездән торак пунктларда даими чисталык саклавыгызны сорыйбыз!