Көз җитү һәм якты көннең кыскаруы белән сыйфатлы яктырту мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Югары Ослан районында урамнарны яктыртуны контрольдә тотуны көчәйттеләр. Авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре үз җирлекләрендәге фонарьларның торышын даими тикшереп торалар. Янган лампалар, зарарланган терәкләр яки чыбыклар өзелү кебек җитешсезлекләр ачыкланганда, алмаштыру яки ремонт ясала. Җәмәгать урыннарын, шул исәптән паркларны, скверларны, ишегалларын һәм «мәктәп маршрутларын»яктыртуга аерым игътибар бирелә.
Агымдагы ел башыннан Югары Ослан районында 81 фонарь урнаштырылган, шулай ук челтәрнең ышанычлылыгын арттыру өчен 700 метр яңа кабель салынган.
Әгәр дә сез урам яктысында җитешсезлекләр күрсәгез, бу хакта үзегезнең авыл җирлегенә хәбәр итегез. Сезнең мөрәҗәгатьләр профильле хезмәтләргә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә!