СВО дан солдат килде

2025 елның 3 октябре, җомга

Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуын бәйрәм итү кысаларында 1 октябрьдә Матюшино урта мәктәбендә ветеран — СВО да катнашучы герой Мөстәкыймов Фәнис, Батырлык ордены һәм батырлык өчен күпсанлы медальләр кавалеры белән очрашу оештырылды.

Әлеге чара мәктәптә «Яшьләр һәм балалар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Кичә башында укытучы Рүзәл Фазлыев әлеге истәлекле көннең тарихы турында сөйләде.

Аннары сүз СВО ветеранына бирелде. Фәнис Госман улы бу өлкәләрдә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. СВО зонасына мобилизация игълан итүнең беренче көннәрендә үк сугышка китә. Ул «АЛГА" батальонына эләгә. Үзенең беренче сугышын Угледарда кабул итә, анда һәр метр өчен каты сугышлар бара. Бахмут янында да сугышырга туры килә ул. Сугыш кырларында бик күп солдат һәлак була, 22 гранатометчы взводыннан бары икесе генә исән кала. Госпитальләрдә дәваланырга һәм яңадан сафка кайтырга туры килә аңа. Соңгы тапкыр иптәшен сугыш кырыннан чыгарырга ашыкканда, кызганычка каршы, дошман минасына эләгә. Фәнис янында мина шартлап, ике аягы да яралана, озак айлар дәвалана, операция кичерә. Врачлар ничек кенә тырышмасын, бер аягын саклап кала алмыйлар. 

Хәзер барысы да артта. Фәнис яңадан йөрергә, машина йөртергә өйрәнде, эшкә урнашты. «Безнең Россия өчен сугышырга барасым килсә дә, хәзер булдыра алмыйм", - ди Фәнис. Ул укучыларның сугышчылар, фронт дуслыгы турындагы сорауларына җавап бирде. Балаларга солдатларның күкрәк кесәләрендә йөрткән хатлары өчен рәхмәт белдерде. Бүген дә балалар Фәнис Госмановичка хатларын җиткерделәр. Укучылар - Ралина һәм Радомир Казанбаевлар - хәзер СВО зонасында булган танкист әтиләре турында сөйләделәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Самойлычева Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында матур шигырьләрен укыды. Фәнис укытучылары Илдус Шәрәфиев, Илгизәр Гаделшин рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Римма Шәрәфиева мәктәпне тәмамлаучыга истәлекле бүләк тапшырды. Ә Фәнис мәктәпкә «АЛГА" батальоны байрагын бүләк итте.

Герой белән очрашу укучыларыбыз хәтерендә озак сакланыр. Без үзебезнең чыгарылыш укучылары, Ватанны саклаучылар белән горурланабыз. СВО зонасында аларның тагын икесе - Губкин Сергей һәм Закиров Линар, шулай ук авылдашы Закиров Руслан. Кызганычка каршы, мәктәпне тәмамлаучылар Мөстәкыймов Рәфис һәм Юзаев Айрат, Козловның авылдашы Альфред безнең белән юк инде. Мәңгелек хәтер аларга! Калган яклаучыларыбызга исән-сау туган якларына кайтуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International