Югары Осланда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шахмат буенча район турниры узды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Югары Осланның яшүсмерләр клубында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат буенча район турниры узды.Бу вакыйга интеллектуаль уеннар яратучыларны җыйды һәм барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Турнир тәҗрибәле уенчыларның да, яңа уенчыларның да игътибарын җәлеп итте, шахмат партияләренең стратегиясе һәм тактикасы белән мавыккан фикердәшләр рухын тудырды.Катнашучылар призлы урыннар өчен көрәшеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны - В. Панферов, 2 нче урынны - Р. Галимов яулады, ә бронза медаль иясе В. Малышев булды.Жиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны турнирның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International