Мәскәүдә 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр «Педагог-психолог — 2025»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабының көндезге сынаулары узды.Йомгаклау этабында Россиянең 83 төбәгеннән вәкилләр катнашты.
Ачылу тантанасын 2024 елда конкурста җиңгән Анна Сапьян, Воронеж гимназиясенең педагог-психологы үткәрде. Өч көн эчендә катнашучылар 20 номинация буенча конкурс сынауларын узды. Татарстан Республикасы исеменнән Югары Ослан районыннан ДАМУ "Иннополис мәктәбе" педагог-психологы Алия Исламова чыгыш ясады. Барлык конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Алия Исламова конкурс лауреатлары (илнең иң яхшы 15 педагог-психологы) арасына керде.
Алия Фларитовнаны котлыйбыз һәм аңа иҗади һәм һөнәри уңышлар, һәр эш көненнән шатлык алуын телибез!