Татарстанның бадминтон өметләре

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Югары Ослан районы спортчылары бадминтон буенча "Татарстанның бадминтон өметләре" республика яшүсмерләр ярышларынын 3 нче турында катнаштылар. 

Ярышларда республиканың 17 районыннан 250 бадминтончы катнашты. 

Мякишева Алиса - 1 нче, Козлова Анастасия - 3 нче, Смирнов Владислав - 5/8, Мякишева Майя - 5/8, Потапов Андрей - 17/32, Габидуллин Эмиль-17/32 нче урыннарны алдылар.Парлы разрядта: Мякишева Алиса һәм Козлова Анастасия - 5/8, Мякишева Майя - 9/16, Потапов Андрей һәм Габидуллин Эмиль - 9/16, Смирнов Владислав-17/32. 

Спортчыларыбызны һәм тренер-укытучыбыз Ильин Петрны котлыйбыз! Сезнең уңышлар - хезмәт, үҗәтлек һәм бадминтонны ярату нәтиҗәсе. Турнир финалында уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International