2025 елның 9 октябрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләргә һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтү максатында «ачык ишекләр көне» үткәрә.
Эшмәкәрләрне «Ачык ишекләр» көнендә алдан язылу буенча Яшел Үзән территориаль бүлегендә (Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт) 5-62-07 (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номеры буенча кабул итәчәкләр. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауларны күрсәтергә кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без Сезне «Ачык ишекләр» көнендә консультациядә көтәбез!