Россиянең 14 төбәгеннән 100дән артык катнашучы безнең районга илдә таныла торган турнирга килде.
2 көн матур һава торышы, мавыктыргыч, әмма киеренке ярышлар Югары Ослан спортчыларына да уңыш китерде.
Хватков Илья классик җәянең 3Д классында иң яхшысы булды. Югары Ослан Яшьләр клубының җәядән ату секциясендәге балалар да алдынгы булып танылдыфлар:
Агишева Әминә - 1нче урын;
Макссянников Максим — 2 нче урын!
Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!