Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин Казанның Яңа Савин районында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. Чара Әмирхан һәм Ямашев проспектлары киселешендә урнашкан эре сәүдә үзәге янындагы мәйданда узды.
Ярминкәдә республиканың берничә районыннан фермерлар продукциясе тәкъдим ителде. Чара кунаклары сәүдә рәтләрен карадылар, җитештерүчеләр белән аралаштылар һәм табигый продуктлар ассортименты белән таныштылар.
Югары Ослан районы, узган еллардагы кебек үк, сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша. Бу җирле фермерларның казанышларын күрсәтү, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләрне ныгыту, шулай ук Төбәктә авыл хуҗалыгын популярлаштыру өчен мөһим мәйданчык.