5 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Новочебоксар шәһәрендә төрле стильле карате буенча дөнья беренчелеге узды, анда 23 илдән спортчылар катнашты. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы исеменнән Югары Ослан спортчылары да чыгыш ясады:Павел Платцев-4 нче,Самира Гобәйдуллина шулай ук 60 кг га кадәр авырлык категориясендә 4 урынны яулады.
"Август - Кама Тамагы" ҖЧҖенә һәм шәхсән Александр Карасевка спортчыларны бу җитди чарага җибәргәннәре өчен зур рәхмәт. Спортчыларыбызның уңышлары югары әзерлек дәрәҗәсен һәм спортта казанышларга омтылуны ассызыклый.