Евгений Варакин чираттагы гражданнарны кабул итте

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле: терлекчелек фермасына ярдәм итү, районның ерак өлешендә сәүдә комплексы төзү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү. Шулай ук халыкның шәхси мәсьәләләре каралды һәм СВО ветераны гаиләсенә ярдәм итү турында Карар кабул ителде.  

Район башлыгы белән очрашуга 10нан артык җирле кеше килгән иде. Аларның һәркайсы үз проблемасы буенча тәфсилле җавап яки консультация алды. 

Исегезгә төшерәбез, Евгений Варакин гражданнарны атна саен сишәмбе көннәрендә кабул итә.

Язылу өчен 8(84379)2-13-38 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International