Кыш таулар артында түгел! Коммуналь хезмәтләр районыбыз урамнары буйлап халыкның иминлеген һәм уңайлы хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен актив әзерләнә. Инде эшләнгәнне сөйлибез.👇
Техника әзер һәм техосмотр узды. Арсеналда 23 берәмлек кар җыю техникасы: КДМ-3, отваллы һәм щеткалы тракторлар-7, урамнарны җыештыру өчен 2 төягеч бар.
🧂 Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы сатып алынды. Аеруча куркыныч участокларны эшкәртү өчен 140 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән (тротуарлар, менү урыннары, төшү урыннары, җәяүлеләр кичү урыннары).
Специалист белгечләр әзерлек үтте. 20 эшче һәм машина йөртүче тәүлек буе кар җыештырырга һәм юлларны эшкәртергә әзер. Барлык хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм кышкы шартларда эшләү буенча инструктаж үтте. Урамнарны кардан чистарту эше ничек барачак? Беренче чиратта коммуналь хезмәтләр төп магистральләрне кардан чистарталар һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр, ә аннары икенчел урамнарны җыештыруга керешәләр.
"Мәктәп маршрутларына" һәм балалар бакчаларына, хастаханәгә керү юлларына аерым игътибар бирелә.
Истә тоту мөһим! Кар чистарту техникасы эшенә комачауламас өчен, автомобильләрне юл кырыенда һәм ишегалларында калдырмагыз! Юлларда, тротуарларда, бигрәк тә бозлавык шартларында игътибарлы һәм сак булыгыз!
Әгәр сез юлның яисә тротуарның җыештырылмаган участогын күрсәгез, безгә хәбәр итегез! 👇
Кая мөрәҗәгать итәргә? * Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС): 88737921146 Югары Ослан авыл җирлегенең: 88437921873 номерына шалтыратыгыз. Ишегалларында җыештыру мәсьәләләре буенча үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итегез (контактлар квитанцияләрдә күрсәтелгән).