Кичә кызлар арасында 2025-2026 сезонының "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы тәмамланды. Ярышларда ун команда катнашты.
Киеренке көрәш йомгаклары буенча беренче урынны Макыл мәктәбе командасы яулады.
Икенче урында — Иннополис мәктәбе командасы, өченче урында-Яр буе Морквашы мәктәбе спортчылары. Макыл мәктәбе зона ярышларында район данын яклаячак. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!