Югары Ослан авылының Печище тракты(Каштан) урамындагы йортның техник әзерлеге 99 % тәшкил итә.
12 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе узачак.
Дәүләт торак фондыннан төзелгән яңа бинада Югары Ослан районының 24 гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру - "яшәү өчен Инфраструктура" милли проектының төп бурычларының берсе.