Югары Осланда «Татарча диктант " акциясе узды

2025 елның 15 ноябре, шимбә

📚📜🖌Район үзәк китапханәсе «Татарча диктант»Бөтендөнья акциясен уздыру урыны булды. Татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында ел саен үткәрелә торган әлеге акция туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән.


🚶‍♂Акциядә утызлап кеше катнашты, алар арасында Югары Ослан районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары, «Хәзинә» ансамбле вәкилләре, яшьләр һәм пенсионерлар бар иде. Катнашучыларга әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыру, орфография һәм грамматика буенча белемнәрен тикшерү мөмкинлеге бирелде.


📌 Быел «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе тугызынчы мәртәбә уздырыла. Әлеге акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International