Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 20 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр МФЦ ДБУ Югары Ослан филиалының операцияләр залында, Югары Ослан авылы, Медгородок, 21А йорт адресы буенча, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче номерлы районара инспекциясенең «мобиль офисын» урнаштыру планлаштырыла.

Күчмә "мобиль офис" кысаларында инспекция белгечләре салым түләүчеләргә мәгълүмат бирәчәк:

• Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт хезмәтләре (ЕПГУ)шәхси кабинетында салым хәбәрнамәсен алу тәртибе турында;
• милек салымнары буенча БСП түләү тәртибе һәм ысуллары турында;
• дәүләт хезмәтләрен онлайн режимда алу турында (ташламага гаризалар, белешмәләр һәм башкалар);
• «ФЛ салымнары»мобиль кушымтасын кулланып, салым түләүченең шәхси кабинетына тоташу тәртибе турында;
• Россия Федераль салым хезмәтенең электрон сервислары һәм аларның мөмкинлекләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International