15 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Созвездие-Йолдызлык» театрында архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды . Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды.
Чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Әхмәтшин һәм архив эше буенча сектор мөдире Зөһрә Сөләйманова катнашты.
Югары Ослан муниципаль районының архив секторына интерактив җиһазлар алу өчен сертификат (интерактив экранлы мәгълүмат өстәле) тапшырылды.
Чара барышында «Минем шәҗәрә " конкурсында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Үз шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган архив конкурслары ел саен үткәрелә. Киләсе елда яңа катнашучыларны көтәбез.