Югары Ослан районында эвакуация төркемнәренә ярдәм җыю игълан ителде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Югары Ослан районында Кременная янындагы махсус операция зонасында бурычларны үтәүче эвакуация группасына ярдәм җыю игълан ителде. Якташларыбыз, санинструкторлар яралы сугышчыларны транспортлау өчен кирәкле бөтен техниканы диярлек югалттылар.

Хәзер «буханка»УАЗ кебек югары үтеп йөрүчәнлек автомобильләре бик кирәк. Безнең һәркайсыбыз гомерләрне саклап калуга һәм уртак Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә ала! 

Сез Югары Ослан районы Хәйрия фонды аша махсус техника сатып алу өчен Ослан.рф сайтында финанс ярдәме күрсәтә аласыз. 

Әгәр сезнең мөмкинлегегез бар икән, Сез шулай ук шәхси автотранспортны бүләк итә аласыз. 

Читтә калмагыз! Сезнең ярдәм йөзләгән кешенең гомерен саклап кала ала. 

Элемтә өчен: Валентин Журкин, +7 962 551 08 86. 

Батырларыбыз хакына көчебезне берләштерик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International