"Батырлар" программасында катнашучы.Максим Лядов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш,торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге эшендә катнашты. 2026 елда республика программасы кысаларында гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясалырга тиешле күпфатирлы йортлар исемлеген төзү буенча эшлекле киңәшмә уздырылды. Максим Борисович шулай ук агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты.