Очрашу күчмә форматта Югары Ослан авыл җирлеге хакимияте бинасында узды. Кабул итүгә 12 кеше килде.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Югары Ослан авылының православие мәхәлләсе настоятеле — Владимир ата да бар иде, ул чиркәүне изгеләндерүне оештыруда ярдәм сорады. Берничә граждан җир мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы сораулар да бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Евгений Варакин сишәмбе көннәрендә гражданнарны кабул итә. Язылу өчен телефон: 8(84379)2-13-38.