Игътибар, Югары Ослан халкы!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «халыкның террорчылык акты уздыру ихтималын бәяләү дәрәҗәсе»темасына социологик тикшеренү үткәрә. Сораштыру агымдагы елның 24 ноябреннән 26 декабренә кадәр барачак.
Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы өчен материаллар әзерләүдә ярдәм итәчәк, шуңа күрә сезнең катнашуыгыз бик мөһим.
Анкета онлайн рәвештә министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча башкарыла: сораштыру (https://mert.tatarstan.ru/uroven-otsenki-naseleniem-veroyatnosti-6864449.htm) («эшчәнлек» -> «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар»бүлеге).
18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнарны сораштыруда катнашырга чакырабыз. Бу үз фикереңне белдерү һәм районыбызның иминлегенә өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек. Дусларыгыз һәм танышларыгыз белән мәгълүмат уртаклашыгыз!