Югары Ослан районында «Бердәм Россия»партиясе оешуга 24 ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасы башланды

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Халык белән беренче очрашуны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Евгений Варакин Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Айдар Таһиров белән берлектә үткәрде.
Очрашуның төп темаларыннан берсе Кызыл Байрак бистәсендә Салих Сәйдәшев музеен булдыру булды. Тәкъдим ителгән проектны гамәлгә ашыру татар халкының мәдәни мирасын саклауда мөһим адым булырга мөмкин. Моннан тыш, гражданнарны кабул итү барышында заманча медиатехнологияләр кулланып районны төзекләндерү проекты тәкъдим ителде.
Евгений Варакин билгеләп үткәнчә, халык белән мондый очрашулар актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итүдә мөһим роль уйный: «бу безгә халыкның проблемаларын тыңларга гына түгел, ә аларны хәл итү юлларын да оператив рәвештә табарга мөмкинлек бирә. «Бердәм Россия» партиясе һәм аның вәкилләре ярдәме белән урыннарда кешеләр иминлегенә юнәлдерелгән масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Бу һәр кеше файдасына эш, һәм без реаль нәтиҗәләр күрәбез"»
Гражданнарны кабул итү ункөнлеге 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар кысаларында торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, эшмәкәрлеккә ярдәм һәм башка актуаль темаларга кагылышлы мәсьәләләр күтәреләчәк. Югары Ослан районында яшәүчеләрнең һәрберсе ярдәм сорап мөрәҗәгать итә яки үз торак пунктында тормышны яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International