Районыбыз бадминтончылары Базарлы Матак район үзәгендә узган елның йомгаклау ярышларында чыгыш ясадылар.
Аларның иң яхшылары Анастасия Козлова һәм Алиса Мякишева бишенче урынны алдылар. Тагын дүрт катнашучы тугызынчы булды. Безнең республикада бу яшьтәге берничә йөз баланың бадминтон белән шөгыльләнүен исәпкә алсак, нәтиҗәләр яхшы.