Салих Сәйдәшев - районыбыз горурлыгы

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Ул “Татарстанның Чайковские син, Тукае син көйле дөньяның” шигаре астында узды. Чара дәрәҗәле кунакларга бай булды. Анда композиторның туганнары – Рөстәм Әхмәров тормыш иптәше Фирдәүсә ханым белән, Шамил Әхмәров кызы Мия белән, якташыбыз күренекле җырчы, композитор, сүзләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Хоббула улы Гатауллин бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Артем Макаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова, районның татар теле укытучылары үзләренең укучылары белән бик теләп әлеге конференциядә катнаштылар.
Кунакларны бәйрәмгә зәвык белән бизәлгән мәктәп каршы алды, Салих Сәйдәшевкә багышланган музей почмагы барлык катнашучыларны үзенә тартып, ул яшәгән вакытка алып китте.
Чара данлыклы Сәйдәш маршы белән ачылды. Алып баручы, аны оештыруда күп көчен, хезмәтен керткән Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина кереш сүзендә Салих Сәйдәшевның районыбызның данлыклы шәхесе булуын, үзе исән чакта бернинди премияләргә лаек була алмаган, хөкүмәт тарафыннан бәяләнмәгән талантлы композиторга бәяне бөек халкыбыз бирүне, М.Хөсәен язганча, ул “Халык мәхәббәте лауреаты – сөеклебез Салих Сәйдәшев”ка әверелүен, аның иҗатының мәңгелеген ассызыклап үтте.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова чараның әлеге мәктәптә үткәрелүенә аерым басым ясады, чөнки Яр Буе Морквашы мәктәбе республикабызда яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән кызыксына, татар, рус, чуаш халкының гореф-гадәтләрен өйрәнә.
Матюшино урта мәктәбе укытучысы Римма Закирова күп хезмәт һәм тырышлык куеп, Сәйдәшевлар гаиләсенең тарихын ныклап өйрәнгән, шәҗәрәсен төзегән, аны катнашучыларга презентация формасында, слайдлар ярдәме белән бик үтемле һәм кызыклы итеп җиткерде.
Шеланга урта мәктәбе укучысы, бөек композиторның туганы Әхмәрова Мия “Мин туганым Салих Сәйдәшев белән горурланам” презентациясендә аның тормыш юлы, гаиләсе, иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышына кайтаваз буларак мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова үзләренең мәктәпләрендә дәресләр башлануга кыңгырау тавышы итеп Сәйдәшевның көйләрен башкарырга тәкъдим итте. Шулай ук композиторның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү буенча презентацияләр белән Сөембикә Әхмәтҗанова, Любовь Руденченко, Эльмир Ильясов, Алмаз Галимуллиннар чыгыш ясады. Гөлгенә Дәүләтшина ел саен август аенда Кызыл Байрак авылында үткәрелә торган “Сәйдәшстан” музыка фестиваленә кыскача күзәтү үткәрде, фотосүрәтләр белән таныштырды.
Чара район мәктәпләрендә укучы балаларның чыгышлары белән үрелеп барды, биюләргә, җырларга, шигырь укуларга бай булды. Рус телле балаларның да татар телендә шигырь сөйләүләре, җырлаулары, чыгыш ясаулары аеруча шатландырды, күңелләргә хуш килеп, сокландырды, димәк, татар теле яши һәм яшәячәк.
Рөстәм Әхмәров үзенең чыгышын Сәйдәшевның тормышын, иҗатын белгәннәре, хөрмәт иткәннәре өчен укучыларга, аларның укытучыларына рәхмәтен җиткерде, алар белән горурлануын белдерде. Салих Сәйдәшевны алдагы көннәрдә дә данларга, онытмаска өндәде, киләчәктә Кызыл Байракта композиторның музеен ачуга тырышлык күрсәтәчәген, ярдәм итәргә әзер икәнлеген әйтте.
Якташыбыз Риф Гатауллин районның тарихына, татар авылларының барлыкка килүенә тукталды, әлеге вакыйгаларда Салих Сәйдәшевның ролен әйтеп китте. Үткәрелгән чараның район өчен дәрәҗә булуын, горурлык хисе кичерүен, татар теленең үсешен, аны үстерүгә өлеш керткән укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Артем Макаров район җитәкчелеге исеменнән конференцияне оештыручы Гөлгенә Дәүләтшинага, мәктәп коллективына, кунакларга, барлык катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Чара катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.
Салих Сәйдәшев – татар халкы тарихында феноменаль күренеш. Тулаем бер халыкның аны яратуы шулай ук феноменаль. Аның композитор буларак тормышы һәм иҗаты үз вакыты өчен әхлакый камиллек, профессиональ композитор осталыгының үзенчәлекле эталоны булды. Ул нигез салган традицияләр берничә буенны “туендырды” һәм алар, киләчәк буын композиторлары иҗатында чагылыш табып, татар мәдәниятендә яшәячәк, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International