Югары Осланда яңа торак йорт: торак шартларын яхшыртуга бер адым

2025 елның 6 декабре, шимбә

«Социаль ипотека» программасы буенча Югары Ослан авылында Каштановая урамында 24 фатирлы торак йорт төзелгән. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.

Яңа йорт бер подъездлы, гомуми мәйданы 2 030 кв. м. анда 12 бер бүлмәле һәм 12 ике бүлмәле фатир урнашкан.

Барлык фатирлар да чиста отделкада бирелә. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән-парковка урыннары җиһазландырылган, тышкы яктырту, балалар мәйданчыгы һәм кече архитектура формалары (эскәмияләр, урналар һ.б.) урнаштырылган.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру - "Яшәү өчен Инфраструктура" милли проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International