Г.Камал исемендәге театрда «Идел-йорт – 2025» төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Идел-йорт» конкурсы 25 ел дәвамында бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя.
Быел конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылды һәм Россиядә Ватанны саклаучы елына, шулай ук күренекле Совет һәм Россия драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланды.
Югары Ослан мәдәният йорты каршындагы "Алга" үзешчән театр коллективы, театр җитәкчесе Алия Григорьева, театр конкурсында катнашып, финалга чыкты һәм дипломнар белән бүләкләнде. Чара Гран - при иясе спектакль күрсәтү белән тәмамланды.