Югары Ослан гимназиясендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның йомгаклау иншаларын тикшерү буенча муниципаль эксперт комиссиясе эшен төгәлләде. Бу мәҗбүри сынау барлык унберенче сыйныф укучылары өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеге булып тора.
Агымдагы уку елында иншаны районның барлык мәктәпләреннән 103 чыгарылыш сыйныф укучысы язды. Составына тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучылары кергән комиссия әгъзалары эшләрне биш критерий буенча бәяләделәр: темага туры килү, әдәби материалны аргументацияләү һәм җәлеп итү, фикер йөртүнең композициясе һәм логикасы, язма сөйләмнең сыйфаты һәм грамоталылык.