Югары Ослан муниципаль районы хакимиятендә мөһим профилактик чара-коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән лекция булды. Очрашуга башкарма комитет хезмәткәрләре, район Советы депутатлары, Иннополис Мэриясе вәкилләре, шулай ук район территориясендә эшләүче оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Чараның максаты җаваплы затларның хокукый культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү, коррупцион хокук бозуларга юл куймау һәм закон таләпләрен бердәм аңлау формалаштырудан гыйбарәт иде. Анда район башлыгы, Югары Ослан прокуроры, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе катнашты.
Мондый очрашулар законлылыкны ныгытуга ярдәм итә, хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрә һәм хакимият, бизнес һәм җәмгыять арасында ачык һәм гадел диалогка нигез сала.