2025 нче елның 15 нче декабрендә сәгать 10 да Югары Ослан муниципаль район советының чираттагы өченче утырышы узачак.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль районының 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджеты турында;
2. Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең Хезмәткә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында;
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының штат расписаниеләренә үзгәрешләр кертү турында;
4. Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
5. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның 2026 елга фаразланган планын раслау турында;
6. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан азат булган һәм 2026 елга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында;
7. Ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерлелеккә ярдәм итү турында;
8. Югары Ослан муниципаль районының 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында;
9. "2024-2026 елларга Югары Ослан муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында;
10. "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына керә торган хәбәрнамәләрне карау эше турында;
11. "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" муниципаль программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында;
12. "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районы гражданнарына патриотик тәрбия бирү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында;
13. Төрлесеннән.