2025 нче елның 18 нче декабрендә Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Татарстан Республикасы муниципаль контроль-хисап органнары Советының видеоконференцэлемтә режимында узган йомгаклау утырышында катнашты.Утырышны Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов ачып җибәрде.
Контроль эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән ТР Хисап палатасының аудиторлары һәм бүлек башлыклары чыгыш ясады.
Эш практикасы белән Казан шәһәренең Контроль-хисап палатасы рәисе уртаклашты.
Очрашу азагында Алексей Иванович тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашырганда аерым игътибар бирергә кирәк булган төп юнәлешләрне билгеләде.