Агымдагы елның 15 декабрендә Советның актлар залында бишенче чакырылыш район Советының чираттагы өченче утырышы булды. Утырыш Совет рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Евгений Варакин җитәкчелегендә узды.
Утырыш эше өчен депутатлар утырышның сәркатибен сайладылар, ул Канаш авыл җирлеге Советы депутаты Николай Вальков булды.
1. Югары Ослан муниципаль районының 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджеты турында;
2. Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең Хезмәткә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында;
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының штат расписаниеләренә үзгәрешләр кертү турында;
4. Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;
5. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның 2025 елга фаразланган планын раслау турында;
6. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан азат булган һәм 2026 елга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында;
7. Ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерлелеккә ярдәм итү турында;
8. Югары Ослан муниципаль районының 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында;
9. "2024-2026 елларга Югары Ослан муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында;
10. "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына керә торган хәбәрнамәләрне карау эше турында;
11. "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" муниципаль программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында;
12. "2021-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районы гражданнарына патриотик тәрбия бирү"муниципаль программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар::
Һәр проект буенча тиешле карарлар кабул ителде.