Евгений Варакин «Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең җирле филиалы — «Буа электр челтәрләре»нең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Евгений Варакин хезмәт коллективына «Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең җирле филиалы — «Буа электр челтәрләре»нең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.Бүлекчәне Игорь Антонов җитәкли. Постка билгеләнгәнче ул компания филиалларының берсендә баш инженер булып эшләгән.

Яңа җитәкчене тәкъдим итү барышында Евгений Варакин коллективка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм Игорь Антоновка яңа вазифасында уңышлар, нәтиҗәле эш һәм куелган җитештерү максатларына ирешүләрен теләде.

Очрашу кысаларында район башлыгы шулай ук «Сетевая компания» нең элеккеге җитәкчесе Вячеслав Алифановның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтте. Һөнәри казанышлары һәм районның энергетика инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен аңа район башлыгының Рәхмәте тапшырылды.

Моннан тыш, Евгений Варакин филиал хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - энергетика көне белән котлады. Аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә югары һөнәри осталыклары, намуслы хезмәтләре һәм районны электр белән ышанычлы тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International