Район мәдәният йортында күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен искиткеч хәйрия Яңа ел чыршысы узды.
Кунакларны күңелгә үтеп керерлек спектакль сөендерде, шуннан соң Кыш бабай белән Кар кызы барысын да фойега Мамыклы чыршыда Бергәләп ут кабызырга чакырдылар. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, әкият геройлары белән күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Үзләренең яхшы кәефләре өчен алар бик күп тәм-томнар алдылар!
Бәйрәм район үзәге кафесында дәвам итте, анда балалар өчен Юмарт өстәл әзерләнде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, ата-аналар һәм балалар хәйрия ашы биргән меценатка чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. «Өмет утравы» үзәге коллективы исеменнән Лилиана Зәйнуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.