Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан интернат-йортына сәфәр кылды.
Эльмира Зарипова Тәнзилә Васильеваны туган көне белән котлады, аңа нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров белән берлектә алар биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.
Күптән түгел үзенең 94 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Отстависа Ивановна Отставновага аерым игътибар бирелде. Аның тормыш энергиясе һәм оптимизмы, олы яшьтә булуына карамастан, барысын да таң калдыра.
Эльмира Зарипова интернат-йорт коллективы белән агымдагы бурычлар һәм алдагы ял көннәренә әзерлек турында фикер алышты, учреждениенең өзлексез эшләвен һәм яшәүчеләрнең ихтыяҗларына даими игътибар бирүне ассызыклады.