Төп кышкы бәйрәм алдыннан Югары Ослан балалар бакчаларында тәрбияләнүче 472 балага татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. Бу районны үстерү фонды белән эшләүче меценатлар ярдәме белән мөмкин булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сөендерү идеясе акциянең инициаторы булган Евгений Варакинныкы.
Бүләкләр өләшү гадәттәгечә балалар бакчаларында оештырыла торган яңа ел иртәләре кысаларында уза. Район башлыгы әлеге акциядә катнашучыларның барысына да игътибарлары һәм балаларны кайгыртулары өчен рәхмәт белдерә. Мондый игелекле эшләр башкалар өчен үрнәк булсын һәм бәйрәм көннәрендә җылылык һәм шатлык бүләк итү традициясен дәвам итсен. ❤️