2 нче гыйнвар, 6 нчы гыйнвар, 9 нчы гыйнварда 8.00 дән 13.00 гә кадәр үзәк район хастаханәсе поликлиникасында табиб-хирург кабул итәчәк. 3, 8 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Шеланга һәм Макыл табиб амбулаторияләрендә табиб-терапевтлар кабул итәчәк. Педиатр табибына тәүлек буе үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме тәүлек буе үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә яки ашыгыч ярдәм буенча күрсәтелә.
Кабул итү бүлмәсе телефоны 8(84379)2-11-21.
Исән булыгыз, үзегезне саклагыз, ә Югары Ослан үзәк район хастаханәсе командасы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!