Югары Осланда район башлыгы Евгений Варакин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин агросәнәгать комплексындагы елга якынча йомгаклар ясады. Ел нәтиҗәләре уңай булыр дип көтелә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме якынча 1,890 млрд.сум тәшкил итәчәк. Үсемлекчелектә һәм ит җитештерүдә уңай нәтиҗәләр көтелә. Идарә башлыгы шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә предприятиеләр эшен оештыру җитәкчеләренең игътибарын, аеруча хезмәт дисциплинасын үтәүгә, янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны көчәйтүгә, белгечләрнең кизү торуын оештыруга юнәлтте.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Евгений Анатольевич барлык предприятие җитәкчеләрен, соңгы көннәрдәге вакыйгаларны исәпкә алып, терлекчелек объектларында тәртип бозуларга һәм технологик процессларга юл куймаска өндәде.