Хөрмәтле Югары Осланлылар! Сезне чын күңелдән Бөек һәм якты бәйрәм - Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Бу көн Православие календаре буенча иң мөһим һәм әһәмиятле көннәрнең берсе булып санала. Раштуа - кешелеккә өмет, мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итеп, дөньяга коткаручы килгән вакыт. Бу бәйрәм күңелләребезне җылылык белән тутыра, иң яхшы хисләрне уята һәм шәфкатьлелек, якыннарыбыз турында кайгырту кебек мәңгелек кыйммәтләрне искә төшерә.
Районыбызның православие җәмгыятенең рухи һәм социаль үсешенә керткән өлешен аерым билгеләп үтәсем килә. Югары осланлыларның барысына да нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылысы, үзара аңлашу, бетмәс-төкәнмәс иман һәм оптимизм, иминлек һәм барлык башлангычларында уңышлар телим.
Раштуа бәйрәме һәр йортка шатлык, татулык һәм Ходай фатихасы китерсен. Вифлеем йолдызының яктысы сезнең тормыш юлын яктыртсын, ә йөрәгегез игелек һәм шәфкатьлелек өчен ачык булып калсын.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Е. А. Варакин