Быел беренче гражданнар җыены Түбән Ослан җирлегендә узды. Президиумда башлык урынбасары Сергей Осянин, прокурор Эдуард Садреев һәм җирлек башлыгы Алексей Архиреев катнашты.Җыен эшендә шулай ук учреждение җитәкчеләре һәм предприятие вәкилләре катнашты, ә төп катнашучылар, әлбәттә, җирлек кешеләре булды.
Гражданнар җыены бик актив узды, күп сораулар бирелде, бу исә халыкның үз җирлекләре тормышы белән кызыксынуын күрсәтә.