Чираттагы очрашу Югары Ослан авылында узды, анда яшәүчеләр актуаль мәсьәләләр һәм территорияне үстерү перспективалары турында фикер алышырга җыелды.
Чара башында Евгений Варакин 2025 елга йомгак ясады, районның төп казанышларын билгеләп үтте, шулай ук якын киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Югары Осланда яшәүчеләр актив рәвештә фикер алышуга кушылдылар һәм район башлыгына бик күп сораулар бирделәр. Халыкны борчыган төп темалар арасында авылда футбол манежы төзү, Чехов урамындагы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт срокларын тизләтү, караучысыз калган хайваннар проблемасын хәл итү, шулай ук юлларны кардан чистарту сыйфатын яхшырту бар иде.
Евгений Варакин очрашуда катнашучыларны барлык яңгыраган мәсьәләләр эшкә алынды һәм кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк дип ышандырды. Ул район җитәкчеләре катнашындагы мондый очрашуларның февраль уртасына кадәр дәвам итәчәген ассызыклады.