«Ә безнең ишегалдында — 2026

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ел саен үткәрелә торган «Ә безнең ишегалдында—2026» конкурсын башлап җибәрде. Катнашуга Татарстанда яшәүчеләр чакырыла-шәхси йортлар да, күпфатирлы йортлар да.

Конкурста катнашу өчен бәйрәмчә бизәлгән ишегалдының фотосурәтләрен һәм/яки видеоролигын ясарга; бизәлешне тасвирлап кыскача комментарий әзерләргә; торак пунктны һәм районны күрсәтергә кирәк. Конкурс материалларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Катнашучының бите конкурс уздыру чорына ачык булырга тиеш.  Бер катнашучы бер конкурс эшен бирә ала.

Гаризалар 2026 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.  Тавыш бирү ике этапта «Татар-информ»сайтында узачак.  Беренче этап 28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр узачак, аның нәтиҗәләре буенча финалга иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы чыгачак. Тавыш бирүнең икенче этабы 3 февральдән 8 февральгә кадәр узачак, аның барышында конкурсның өч җиңүчесе билгеләнәчәк.

Конкурска йомгак 2026 елның 10 февралендә ясалачак. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк, ә нәтиҗәләр турында мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International