Югары Ослан гимназиясендә халык җыены: көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу.

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Югары Ослан гимназиясендә район башлыгы Евгений Варакин катнашында халык җыены булып узды. Чарага шактый күп кеше җыелды, күбесенчә <Сады 2> һәм <Сады 3> яңа микрорайоннардан.

Очрашу барышында аларның торак массивларын үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр яңгырады. Торак йортлар янында җәмәгать урыннары оештыру, юллар салу һәм урамнарны яктырту сораулары аеруча актуаль булды.

Җыенда катнашучылар инфраструктура мәсьәләләреннән тыш, коммуналь проблемаларны хәл итү, укытучыларга торак бирү һәм территорияләрне төзекләндерү темаларына да тукталдылар. Евгений Варакин гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады һәм куелган сорауларга киң җавап бирергә тырышты. Әйтелгән кайбер проблемалар инде эшкә алынган - тиешле йөкләмәләр һәр юнәлешне җитәкләүче җаваплы хезмәтләргә тапшырылган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International