VIII составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышы

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Югары Ослан муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Эльвира Сафиуллина VIII составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының беренче утырышында катнашты.Тантаналы чара ТР Милли китапханәсендә узды.

Утырыш төп карардан – Иҗтимагый палата рәисен сайлаудан башланды. Ачык тавыш бирү юлы белән бу постка бертавыштан Александр Терентьев сайланды. Ул 2020 елдан бирле оешма белән уңышлы җитәкчелек иткән Зилә Вәлиеваны алмаштырды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Палатаның яңа составына мөрәҗәгать итеп, ул иҗтимагый диалогның мөһимлеген ассызыклады: "Безнең бурыч — гражданнарыбызның тормыш сыйфаты аларның өметләренә һәм таләпләренә туры килсен. Иҗтимагый палата белән тыгыз эшләү һәрвакыт безнең өстенлекләрнең берсе булды һәм булып кала бирә. Яңа составның барлык бурычларны да лаеклы үтәячәгенә шик юк", - дип ышаныч белдерде республика башлыгы.

Мондый мөһим вакыйгада катнашу-югары дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та ул. Эльвира Сафиуллинаны яңа составта актив эшли башлавы белән котлыйбыз һәм аңа барлык Югары Осланлылар хакына уңышлы эшчәнлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International